15 нчы декабрьдә Кукмара шәһәренең "ДОСААФ" Кукмара автомәктәбе" һөнәри белем бирү мәктәбе базасында "AI" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу буенча имтиханга 7 кеше кертелде, алар арасыннан теория һәм гамәли өлешләрне һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 6 кеше уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтихан тапшырмаучылар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.