Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖдә имтиханнар узды

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 18 декабрендә Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖендә "А1" категориясендәге моточаралар һәм "В", "С" категориясендәге техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. "А1" категориясе буенча 12 кеше имтиханга кертелде, шуларның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды. "В" һәм "С" категорияләре буенча сынау тапшырырга тиешле 11 кешенең берсе имтиханга кертелмәде, ә икесе имтиханның теория өлешен тапшыра алмады. Кабат имтихан җиде көннән соң билгеләнде. Сынауларны уңышлы тапшырганнар якын арада таныклыклар алачак.

 

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International