Казан шәһәренең Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге автомәктәбендә имтиханнар узды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 декабрендә "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең автомәктәп базасында "В", "С" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алуга 25 кеше кертелде. Шулар арасыннан теория өлешен 20 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын кертелгән барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International