Буа ветеринария техникумында "С, Д, Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан уздырылды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 16 декабрендә "С, Д, Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына чираттагы имтихан уздырылды. Ул Буа ветеринария техникумы базасында узды. Тракторчы-машинист әзерләү курсларында укыган һәм элек тәкъдим ителгән исемлек буенча 22 кеше арасыннан сынауда 13 кеше катнашты, аларның алтысы теория өлешен тапшыра алмады. Алга таба уку йортының трактородромында, имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырган курсантлар "С, Д, Е" категорияләрендәге үзйөрешле машиналар йөртүдә гамәли күнекмәләрен күрсәтте. "F" категориясе буенча имтихан һава шартларын исәпкә алып, соңрак вакытка күчерелде. Имтихан ахырында турыдан-туры трактородромда зур булмаган җыелыш уздырылды, анда дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча алга таба гамәлләр турында өстәмә аңлатма бирелде. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак. 

Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International