2019 елның 17 декабрендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 20 укучы кертелде, шуларның икесе имтиханга килмәде, калганнары сынауны уңышлы тапшырылды. Имтиханнарны тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.