Баулы шәһәрендә һәм Баулы муниципаль районында "Кар чанасы - 2019" операциясе башланды

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәр теркәлмәгән техниканы, техниканы исерек хәлдә эксплуатацияләү очракларын ачыклау, билгеләнгән үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы булмаган очракларны ачыклау максатыннан "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе үткәрелә. Операциянең максаты – төзек булмаган техниканы, техник карау уздырылмаган техниканы эксплуатацияләү очракларын һәм үзйөрешле машиналарны урлау фактларын ачыклау.

Югарыда санап үтелгән очраклар ачыкланган очракта, Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең баш дәүләт инженер-инспекторлары тарафыннан административ йогынты чаралары күрелә, шулай ук бозуларны бетерү турында зарури үтәлергә тиешле күрсәтмәләр чыгарыла. Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә беркетмәләр төзелә һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3, 19.22 статьялары буенча карарлар чыгарыла.

2019 елның 16 декабреннән 19 декабренә кадәр барлыгы 6 кар чанасы тикшерелде, аларның 3се хокук бозып файдаланыла иде, нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 беркетмә төзелде

Альберт Талипов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International