Апас муниципаль районында инженерлык конференциясендә техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Анда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, агрохолдинглар һәм республиканың эре хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш инженерлары, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, ремонт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.  

Конференция "Ак Барс МТК" ҖЧҖ базасында гамәли өлештән башланды. Гамәли өлеш кысаларында запас өлешләр һәм торгызу төеннәре һәм агрегатлары күргәзмәсе узды. Чарада катнашучылар токарь цехы, авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны, комбайннарны ремонтлау цехлары эше белән танышты.

Пленар утырыш район мәдәният йортында узды, анда катнашучыларны Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде. Чараның бу өлешендә Татарстан аграрийлары техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, ремонт һәм техник сервис оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов "Үзйөрешле техниканы тикшерүне оештыру. Рекламаци эше" дигән темага чыгыш ясады.

 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International