2019 елның 19 декабрендә Чирмешән муниципаль районында "ГРИЦ" АҖ базасында кар машиналарына техник карау уздырылды. Техник карау барышында техникага документлар, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә аерым игътибар бирелде. Техник карауга 6 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык кар машиналарына техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.