2019 елда Зәй шәһәре Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге эшчәнлеге йомгаклары

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 декабрендә Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы администрациясенең аппарат киңәшмәсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров бүлекнең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга эш планнары турында чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын алу һәм аларга техник карау уздыру кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән танышты. Бүлек эшендә уңай һәм тискәре яклар билгеләп үтелде. Физик затлар тарафыннан еллык техник карап чыгу уздыруның күрсәткече түбән булу сәбәпле, Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Кәримов бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары һәм Зәй шәһәре ЮХИДИ бүлеге белән берлектә эшләргә тәкъдим итте.

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International