ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үз вәкаләтләре кысаларында ял итү урыннарында урнашкан «Кышкы таулар» аттракционнарын эксплуатацияләү таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар үткәрә.

24 декабрьдә «Центррегионводхоз» ФДБУнең «Средволгаводхоз» филиалында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды, анда 7 берәмлек техника күрсәтелде.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2020 елның 23 декабрендә Кама елгасы акваториясендә төрле юлдан йөри торган мототранспорт чараларын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, полиция участок вәкаләтлесе белән берлектә, кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы рейс уздырылды.

Буа ветеринария техникумы базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында укулар тәмамлангач,  быелның 17 декабрендә В, С, D, E категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга квалификация имтиханы уздырылды.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүлекнең агымдагы эш графигы нигезендә, агымдагы елның 21 декабрендә, «ЛМР Пласт» ҖЧҖ эшчәнлек бинасында, оешманың баш инженеры И.Р. Камалиев белән берлектә, төягечләргә техник карау уздырылды.

21 декабрьдә Болгар шәһәрендә һәм Спас муниципаль районының Идел елгасы акваториясе янында, ЮХИДИ хезмәткәре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас муниципаль районы бүлеге башлыгы белән берлектә «СНЕГОХОД-2020» операциясе буенча рейд үткәрелде.

2020 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы ДОСААФның Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «АІ» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

18 декабрь көнне Сарман аграр көллиятендә «Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды.

Бөгелмә көллиятендә имтиханнар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International