ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 9 гыйнварында Кыш бабай һәм Кар кызы «Трехгорка» чаңгы базасына килде. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен кар чаналарында шуу, күңелле уеннар, чәй эчү оештырылды.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Кар катламы күзләрне сөендерә һәм кышкы салкын һава әлеге чорга мөкиббән затларны үзенә ымсындыра. Аларның күбесе чаңгыга баса һәм табигатьтә йөреп, ләззәт ала. Калганнары, тизлек һәм адреналин яратучылары, кар яткан кырларны иңләр өчен кар чаналарын һәм башка моточараларн иярли.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Якынлашып килүче Яңа 2021 ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлау сүзләрен җиткерәм! Узып баручы 2020 ел илебез һәм барлык дөнья өчен үзгәрешләр чоры булды. Пандемия һәркем өчен үз шартларын билгеләде. Шуңа да карамастан, катлаулы эш шартларында да узган еллардагы нәтиҗәләрне киметмичә, казанышларны саклап кала алдык.

Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәни ял оештыру кышкы таулардан куркынычсыз файдалану мәсьәләләрендә җаваплылык таләп итә.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

26 декабрьдә «Снегоход-2020» профилактик операциясе кысаларында Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Суда коткару җәмгыяте белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак рейды үткәрелде.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Иске Матак авылыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән Матюшкин Кириллның хыялы тормышка ашты.

Игенчеләр сараенда тантаналы чара узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов һәм башка җитәкчеләр коллективларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә теркәү, автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу һәм махсус эш секторының 1 разрядлы өлкән белгече дигән вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс комиссиясе утырышы узды, анда 2 дәгъвачы катнашты.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

2020 елның 25 декабрендә «Радар» автомәктәбе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә AI категорияле мототранспорт чаралары буенча тракторчы-машинист таныклыгы (снегоходлар, квадроцикллар) алуга имтиханнар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International