Зеленодольск районында «Снегоход» операциясе

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

26 декабрьдә «Снегоход-2020» профилактик операциясе кысаларында Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Суда коткару җәмгыяте белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак рейды үткәрелде.

Идел елгасы акваториясе буйлап патрульлек ителде.

Операция барышында 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде, «Эксплуатация кагыйдәләрен бозу» дигән 9.3 статья буенча 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә беркетмәләр рәсмиләштерелде, карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде.

Ачыкланган төп хокук бозулар, болар: мототранспорт чараларын техник карау уздырмыйча, теркәлү документларыннан һәм әлеге төр транспорт чарасын йөртүгә хокук бирүче таныклыктан башка эксплуатацияләү.

«Снегоход-2020» операциясе агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International