Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларыннан файдаланганда хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик операцияләр

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Кар катламы күзләрне сөендерә һәм кышкы салкын һава әлеге чорга мөкиббән затларны үзенә ымсындыра. Аларның күбесе чаңгыга баса һәм табигатьтә йөреп, ләззәт ала. Калганнары, тизлек һәм адреналин яратучылары, кар яткан кырларны иңләр өчен кар чаналарын һәм башка моточараларн иярли. Алар саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә дә әлеге категория үзйөрешле машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләсе кышкы чорда аеруча активлаша. Бу чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар оештырачак.

Рейдлар барышында моточараларның хуҗаларында зарури тәртиптә теркәлү документларының һәм тиешле категория буенча әлеге техниканы йөртү хокукын бирә торган тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International