Игенчеләр сараенда тантаналы чара узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов һәм башка җитәкчеләр коллективларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Хезмәттәшләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм бәхет, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр.
Чара хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе исеменнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге өлкән белгече Ганиева Илмира Рифкать кызы бүләкләнде.