Хыяллар чынга аша!

2020 елның 26 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул  https://елкажеланий.рф/ сайтындагы интерактив чыршыдан открытка алды, анда Казан шәһәрендә яши торган 10 яшьлек малайның хыялы –  LEGO City Town Тау чаңгысы курорты конструкторы турында язылган иде.

Бүген әлеге малайның хыялы тормышка ашты. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе кыйммәтле бүләк һәм татлы сыйлар тапшырды.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Быел гаризалар 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр  https://елкажеланий.рф/ сайтында кабул ителде. Аларны катлаулы авырулары булган балалар һәм өлкән кешеләр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаилә балалары калдыра алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Теләкләр чыршысы»ндагы хыялларны 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International