Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәни ял оештыру кышкы таулардан куркынычсыз файдалану мәсьәләләрендә җаваплылык таләп итә. Актаныш район үзәгендә дүрт кышкы тау корылган. Аларның үзәк өлешендә урнашкан бер тауның биеклеге – алты метрдан артык. Документлар өлеше быел теркәү дәрәҗәсенә кадәр килеп җитмәсә дә, куркынычсыз ял тәэмин итү чаралары күрелгән. Периметр буенча коймалар ясалган, мәгълүмат такталары эленгән. Тауны эшләтәчәк зат белән бәйрәм көннәрендә көн саен хезмәт күрсәтүгә бәйле аңлату эшләре уздырылды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.