Якынлашып килүче Яңа 2021 ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлау сүзләрен җиткерәм!
Узып баручы 2020 ел илебез һәм барлык дөнья өчен үзгәрешләр чоры булды. Пандемия һәркем өчен үз шартларын билгеләде. Шуңа да карамастан, катлаулы эш шартларында да узган еллардагы нәтиҗәләрне киметмичә, казанышларны саклап кала алдык.
Барлык авырлыклар узган елда калсын, ә Яңа ел иң күркәм ниятләребезне һәм өметләребезне акласын, тотрыклылык һәм яңа перспективалар алып килсен! Өйләрегездә һәрчакта да җылылык һәм уңайлылык булсын. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, ышаныч хисе, башланган һәр эштә уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов