Сарман аграр көллиятендә имтиханнар узды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

18 декабрь көнне Сарман аграр көллиятендә «Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды. Сынауга барлыгы 24 студент кертелде.

Сынауга кертелгән студентлар арасыннан барлык имтиханнарны да 15 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. 

Сынауны тапшыра алмаучылар 7 көннән соң үз белемнәрен яңадан сынап карый алачак.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International