17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, полиция участок вәкаләтлесе белән берлектә, кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы рейс уздырылды. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның өч очрагы һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның бер очрагы ачыкланды, административ материаллар төзелде һәм штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде. Даими рейдлар агымдагы елның 26 декабренә кадәр үткәреләчәк.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.