Бүлекнең агымдагы эш графигы нигезендә, агымдагы елның 21 декабрендә, «ЛМР Пласт» ҖЧҖ эшчәнлек бинасында, оешманың баш инженеры И.Р. Камалиев белән берлектә, төягечләргә техник карау уздырылды. Әлеге чараның максаты машиналарның техник торышын тикшерү һәм аларны техник карау актында теркәү иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечләргә техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.