Спас муниципаль районында «СНЕГОХОД-2020» операциясе уза

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

21 декабрьдә Болгар шәһәрендә һәм Спас муниципаль районының Идел елгасы акваториясе янында, ЮХИДИ хезмәткәре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас муниципаль районы бүлеге башлыгы белән берлектә «СНЕГОХОД-2020» операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында 20 берәмлеккә якын техника тикшерелде, аларның икесе хокук бозып файдаланыла иде, машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International