«Центррегионводхоз» ФДБУнең «Средволгаводхоз» филиалында техника каралды

2020 елның 25 декабре, җомга

24 декабрьдә «Центррегионводхоз» ФДБУнең «Средволгаводхоз» филиалында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды, анда 7 берәмлек техника күрсәтелде. Оешма Түбән Кама сусаклагычының саклагыч дамбасына хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә техника объектлар буенча таратылган һәм техник карау техниканы урнаштыру урыннары буенча уздырылды. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә – яктылык җиһазларының, руль идарәсенең, ут приборларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 берәмлек техник карау таләпләренә җавап бирә иде, аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International