Кышкы шәһәрләрне эксплуатацияләү буенча профилактик чаралар үткәрү

2020 елның 25 декабре, җомга

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үз вәкаләтләре кысаларында ял итү урыннарында урнашкан «Кышкы таулар» аттракционнарын эксплуатацияләү таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар үткәрә. Эксплуатация буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү, кешеләрнең тормыш иминлеген, сәламәтлеген һәм мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү ГОСТ Р 56987-2016 «Күңел ачу җайланмаларының иминлеге. Кышкы таулар. Эксплуатация вакытында куркынычсызлык таләпләре» белән регламентлана.

      Профилактик чаралар ял итү урыннарында: Горький исемендәге ЦПКиО паркында, Химиклар мәдәният йортында, Урицкий исемендәге паркта, Җиңү паркында, Дементьев урамы буенча скверда, Аккош күлендә уздырылды.

     Тикшерү барышында Горький исемендәге ЦПКиО паркында, Аккош күлендә һәм Җиңү паркындагы сулыкта  «Кышкы тау» аттракционы булуы билгеләнде. Аларны эшләтә торган затлар белән «Кышкы таулар» аттракционнарын куркынычсыз эшләтү таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр уздырылды. Әлеге аттракционнарны эшләтә торган оешмаларның җитәкчеләренә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 2 кисәтү җибәрелде.

        Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе искәрткәнчә, аттракционнарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен аларның хуҗалары Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International