Буа ветеринария техникумы базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында укулар тәмамлангач, быелның 17 декабрендә В, С, D, E категорияләре буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга квалификация имтиханы уздырылды. Сынау тапшыру өчен 19 кеше килде, алар белән беррәттән имтиханда сынау тапшыру хокукына ия булган һәм төрле сәбәпләр аркасында тракторчы-машинист таныклыгын үз вакытында ала алмаган кешеләр дә бар иде. Имтиханның теоретия өлеше, коронавирусны таратмау буенча билгеләнгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне исәпкә алып, уку йортының махсус компьютер сыйныфында үткәрелде. Махсус җиһазландырылган трактородромда соңгы стадия үткәрелде – имтиханның практик өлеше булды, анда барлык катнашучылар да тиешле категориядәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең үзләштерелгән күнекмәләрен күрсәтте. Имтиханга кертелгән барлык затлардан 17се аны уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшыра алмаган яки сынауда катнаша алмаганнар өчен 7 көннән соң кабат имтихан оештырылачак.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.