2020 елның 17 декабрендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы ДОСААФның Балтач урта мәктәбе базасында имтиханнар узды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы ДОСААФның Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «АІ» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 7 кеше кертелде, аларның 1се сынауны тапшыра алмады, калган укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International