ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 25 февралендә «Сетевая Компания» АҖнең Буа электр челтәрләр филиалында ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә 13 берәмлек үзйөрешле техника каралды.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

«Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.


26
февраль, 2021 ел
җомга

РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә, техник тикшерүләрне уздыру һәм аларны оешкан рәвештә үткәрү буенча йөкләнгән вазыйфаларны үтәү максатларында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан техник тикшерү урынын, көнен һәм вакытын билгели торган графиклар төзелде, районның Башкарма комитеты белән килештерелде һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланды.

25 февральдә «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының «Актаныш» идарәсендә үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов, «Таттехконтроль» эксперт-диагносты Р.Ф.Хәбиров, юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы капитан Л.Ф.Җамалетдинов катнашында дәрес үткәрелде.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 25 февралендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АI, В С, D, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә, Zoom онлайн-сервисын кулланып, гражданнарны кабул итте.


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«Татавтодор» АҖ Саба филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәресләр узды, анда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р.Харисов катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Сезне чын күңелдән Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм!


19
февраль, 2021 ел
җомга

Агымдагы елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International