Техник тикшерүләр оештыру

2021 елның 26 феврале, җомга

РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә, техник тикшерүләрне уздыру һәм аларны оешкан рәвештә үткәрү буенча йөкләнгән вазыйфаларны үтәү максатларында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан техник тикшерү урынын, көнен һәм вакытын билгели торган графиклар төзелде, районның Башкарма комитеты белән килештерелде һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланды. Графиклар Машиналарны техник тикшерү ешлыгы кагыйдәләре нигезендә теркәлгән машиналарның санына, аларның урнашу урынына, алардан файдалану сезонына һәм техник тикшерү уздыру өчен урын булу-булмавына карап төзелде. Әлеге мәгълүмат ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырылган.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлегендә 1200 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма теркәлгән. Аларның һәркайсын техник яктан карап чыгу бурычы тора.

Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International