ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 19 феврале, җомга

Агымдагы елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов үткәрәчәк.

Гражданнарны кабул итү Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 61Б йорт адресы буенча 7 нче кабинетта 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Кабул итүгә язылу һәм тулырак мәгълүмат әлеге телефоннар буенча: (884342) 5-25-60; (8843)2217785.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International