Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International