Агымдагы елның 25 февралендә «Сетевая Компания» АҖнең Буа электр челтәрләр филиалында ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә 13 берәмлек үзйөрешле техника каралды. Әлеге оешма үзйөрешле техника паркын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләренә елдан-ел җитди игътибар бирә, бу күп еллар дәвамында үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә һәм башка гадәттән тыш хәлләргә юл куелмавы белән раслана. Шулай итеп, быел баш механик Н.В.Македонский җитәкчелегендәге эксплуатация хезмәте үзйөрешле машиналарга ел саен уздырыла торган техник карауга җаваплы әзерләнгән, тикшерү барышында күрсәтелгән барлык машиналар да алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт алды һәм техник карау узу турында тиешле таныклыклар алачак.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.