«Татавтодор» җәмгыятенең Саба филиалы базасында өйрәтә торган семинар узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

«Татавтодор» АҖ Саба филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәресләр узды, анда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р.Харисов катнашты. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарын юлда куркынычсыз йөртү һәм юлдан читкә юнәлткәндә махсус җиһазландырылган юллардан гына йөртү мәсьәләсенә махсус игътибар бирелде. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International