ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

2021 елның 5 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кайбыч участогы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомашиналар, тракторлар һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы йөртүчеләр һәм вазыйфаи затлар белән киңәшмә уздырылды.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2021 елның 3 нче һәм 4 нче март көннәрендә Кама елгасы акваториясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде.

Агымдагы елның 3 мартында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре ЮХИДИ, дәүләт техник күзәтчелек һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очрашты.

2021 елның 4 мартында, расланган графикка ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районында «Майский» телица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау уздырылды.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә 2020 ел йомгаклары буенча түбән күрсәткечләр булган районнарны атады.

Спас муниципаль районында 2021 елның 3 мартында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов булып китте.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

2020 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды. Әзерлек сызыгына 9 берәмлек техника чыгарылган иде. Бу теркәлгән кар машиналарының 100%ын тәшкил итә. 


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанда, Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеген координацияләү комиссиясе утырышы булды.

27 февраль көнне Масловка авылында кар машиналарына техник карау үткәрелде. Барлыгы 18 берәмлек техника тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International