Спас муниципаль районында 2021 елның 3 мартында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов булып китте. Спас муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу барышында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралды. Җитәкче шулай ук Спас тармак технологияләре техникумында да булды. Техникум директоры Сергей Рыжев капиталь ремонттан соң механизатор һөнәренә белем бирү сыйныфларын күрсәтте.
И.Ф. Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.