«Татавтодор» АҖнең Буа филиалында юл-төзелеш эшләрен алып барганда машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 5 марты, җомга

Агымдагы елның 3 мартында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре ЮХИДИ, дәүләт техник күзәтчелек һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәнең төп максаты бер генә – машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен саклау, шулай ук юлларда бәхетсезлек очракларына һәм юл һәлакәтләренә юл куймау. Киңәшмәнең тематикасы юл техникасына ел саен уздырыла торган техник тикшерүне оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде, шулай ук техник карап тотуның төрле актуаль мәсьәләләре, шулай ук производствода бәхетсезлек очраклары вакытында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Е.Г. Разбитнов һәм «Таттехконтроль» АҖнең Буа филиалы директоры А.М.Җамалетдинов чыгышларында куркынычсызлык темасына басым ясалды. Очрашу азагында алар үз профилендәге бурычларга җентекле тукталып, җыелган кешеләрнең барлык сорауларына җавап бирделәр.

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International