2021 елның 4 мартында, расланган графикка ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районында «Майский» телица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау уздырылды.
Әлеге агросәнәгать комплексы предприятиесендә барлыгы 124 берәмлек трактор, тагылмалар һәм үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән башка төрле үзйөрешле машиналар теркәлгән. Техник карауга 25 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү «ОХТА 01Д» контроль-диагностика приборын кулланып уздырылды, ул үзйөрешле машиналарның тормоз системалары, руль идарәсе эшчәнлеген һәм чыккан газларын тикшерү өчен билгеләнгән.
Күрсәтелгән тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар арасыннан тәгәрмәчләре һәм шиннары төзек булмау өлешендә барлыгы 1 җитешсезлек очрагы ачыкланды.
Карауга тапшырылган барлык төзек үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Техниканың калган өлешенә техник карау расланган графикка ярашлы рәвештә быелның апрель аенда уздырылачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.