Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2021 елның 3 нче һәм 4 нче март көннәрендә Кама елгасы акваториясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Операция барышында тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык һәм башка куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре тикшерелде. Профилактик чара Балык Бистәсе районы буенча полиция участковыйлары белән берлектә үткәрелде. Рейд барышында 15 берәмлектән артык үзйөрешле техника тикшерелде. Теркәү кагыйдәләрен, эксплуатация кагыйдәләрен бозган яки «А1» категорияле тракторчы таныклыгы булмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.