2020 елга нәтиҗә ясап

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә 2020 ел йомгаклары буенча түбән күрсәткечләр булган районнарны атады. Бу – Лаеш, Кама Тамагы, Әгерҗе, Бөгелмә муниципаль районнары.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә коллегия йомгаклары буенча комиссия утырышы узды, анда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш күрсәткечләрен киметкән бүлекләре җитәкчеләре тыңланды.

Комиссия нәтиҗәләре буенча әлеге районнардагы бүлекләрнең җитәкчеләренә дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлегенең һәр юнәлеше буенча системалы һәм планлы эш оештырырга тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International