Яңа Чишмә районында «Шешмаойл» АҖ оешмасында кар машиналарына техник карау уздырылды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2020 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды. Әзерлек сызыгына 9 берәмлек техника чыгарылган иде. Бу теркәлгән кар машиналарының 100%ын тәшкил итә.  Тикшерү барышында теркәү документларының булуы, номер агрегатларының туры килүе, тиешле категория белән идарә итү хокукына таныклыклар булуы, юлсыз урыннардан йөри торган машиналарның техник торышы, ут приборларының төзеклеге тикшерелде. Татарстан Республикасы территориясендә үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат һәм кар чаналарын эксплуатацияләү процессындагы таләпләр җиткерелде.

«Шешмаойл» АҖ баш инженеры С.Н.Миронов җитәкчелегендәге коллектив хезмәт техникасын әзерләүгә җаваплы карган һәм барлык машиналар да техник тикшерү узу турында таныклык алачак.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International