Бүген Татарстанда, Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеген координацияләү комиссиясе утырышы булды. Чарада катнашу өчен республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, кадрлар хезмәтенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук дәүләт органнарында эшләүче иҗтимагый советларның вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән ведомство җитәкчесе Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Утырыш барышында дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының күпчелеге өчен хас булган системалы җитешсезлекләр билгеләп үтелде. Бу – бюджет учреждениеләрендә финанс тәртибен бозулар, дәүләт программаларын үтәгәндә коррупция куркынычлары, бюджет акчаларыннан хокуксыз файдалану, дәүләт хезмәтендә һәм дәүләт һәм муниципаль органнарга караган оешмаларда мәнфәгатьләр каршылыгы.