Кайбыч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә транспорт чараларын имин эшләтү буенча киңәшмә узды

2021 елның 5 марты, җомга

2021 елның 5 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кайбыч участогы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомашиналар, тракторлар һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы йөртүчеләр һәм вазыйфаи затлар белән киңәшмә уздырылды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Тәүлекнең караңгы вакытындагы эшләргә, кызгылт сары төстәге маякчыкларның, тышкы яктылык приборларының һәм яктылык чагылдыра торган җайланмаларның төзеклегенә аерым игътибар иттеләр.

Шулай ук оешманың медицина хезмәте тарафыннан коронавирус таралуга бәйле йогышлы авыруларны профилактикалау буенча методик күрсәтмәләр дә бирелде.

 

М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International