ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә, Zoom онлайн-сервисын кулланып, гражданнарны кабул итте. Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә кую, укыту процессын оештыру һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International