«Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

«Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.

Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Кызгылт-сары төстәге ялтыравыклы маячкларның, тышкы яктылык приборлары һәм яктылык кайтаргычларның төзеклегенә һәм тәүлекнең караңгы вакытында юл-төзелеш техникасын эксплуатацияләүгә аерым игътибар юнәлтелде.

Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Шул исәптән техник карап чыгу вакытында белдерелә торган төп таләпләр дә читтә калмады.

Тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру, тиешле категориягә өйрәтү һәм квалификация булуы турында чикләү яки рөхсәт язуын тракторчы-машинист таныклыгына кертү нигезе буенча сораулар бирелде.

Укуларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкилләре, шулай ук «Таттехконтроль» АҖ техник эксперты катнашты.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International