Юлларда куркынычсызлык буенча уртак эш

2021 елның 26 феврале, җомга

25 февральдә «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының «Актаныш» идарәсендә үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов, «Таттехконтроль» эксперт-диагносты Р.Ф.Хәбиров, юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы капитан Л.Ф.Җамалетдинов катнашында дәрес үткәрелде. Дәрес барышында юл йөрү куркынычсызлыгы, гомуми юллардан йөргәндә юл-төзелеш машиналарын ышанычлы эксплауатацияләү мәсьәләләре каралды. Зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарының махсус борылыш җиһазлау рәвешендә куркынычсыз хәрәкәт итү мәсьәләсе аерым күтәрелде. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.  

 

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International