Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 15 мартындагы боерыгы нигезендә, юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында «Снегоход» операциясе үткәрелә.
Традиция буенча март башында районда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең берсе базасында күрсәтмә техник карау уздырыла. 16 мартта «Нур» ҖЧҖдә хуҗалыкның МТП базасында техник карау узды, анда чакырылган баш инженерлар, остаханәләрнең мөдирләре, бүлекчәләрдәге җитәкчеләр, шулай ук районның һәр хуҗалыгыннан 2әр механизатор әлеге предприятиенең техникасын карый һәм соңгы таләпләр белән таныша алды.
Агымдагы елның 13 мартында «Снегоход» профилактик операциясе кысаларында Зеленодольск муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күзәтчелек органнары белән чираттагы уртак рейд уздырылды.
Расланган график нигезендә, 2021 елның 9 мартыннан 12 мартына кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Аксубай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе белән берлектә, 2021 елда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча урынга чыктылар.
13 март көнне «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУдә AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан үткәрелде.
2021 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2021 елның 12 мартында Яр Чаллы шәһәрендә административ хокук бозуларны ачыклау буенча рейд оештырылды.
Мөслим районында «СНЕГОХОД» профилактик операциясе дәвам итә.
2021 елның 11 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ВК И ЭХ» АҖдә үзйөрешле машиналарга план буенча техник карау уздырылды. Техник карауга 39 берәмлек техника тәкъдим ителде.