Расланган график нигезендә, 2021 елның 9 мартыннан 12 мартына кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Аксубай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе белән берлектә, 2021 елда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча урынга чыктылар. Анда тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карауга әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук техник карау буенча төп таләпләр аңлатылды һәм белдерү кәгаз ьләре тапшырылды.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.