Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 24 декабрендәге 01-05/193-пр номерлы боерыгы нигезендә Тукай муниципаль районында техник караулар башланды.
2021 елның 19 мартында Балтач районының «Алга» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник тикшерү һәм ел саен уздырыла торган техник карау һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны ышанычлы файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков 2021 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә вакантлы вазыйфаны биләп торуга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәте кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды, аларда 6 дәгъвачы катнашты.
Агымдагы елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә Зөя утравы тирәсендә өстәмә уртак рейд оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча быел «Снегоход» операциясе озайтылды һәм һава торышы да мөмкинлек бирде.
17 мартта ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы бүлеге тарафыннан «Снегоход» операциясе кысаларында язгы чорда кар чаналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре алып барылды.
Ел саен уздырыла торган техник карау уздыру графигы буенча, 2021 елның 17 мартында «СПК КОЛОС» предприятиесендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
2021 елның 17 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде.