Зеленодольск районында күчмә рейд узды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә Зөя утравы тирәсендә өстәмә уртак рейд оештырылды. Утрау янында булган барлык кар чаналары тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча дүрт беркетмә төзелде.

Шулай ук Зөя авылы территориясендә дә патрульлек ителде. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.

«Снегоход -2021» операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Зеленодольск районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге бергә план буенча чыгу соңгы тапкыр 2021 елның 13 мартында оештырылган иде. Патрульлек Идел һәм Зөя елгалары акваториясе буенча үткәрелде, шул исәптән Зөя утравы янындагы яр буе полосасында да. Бу очракта төрле хокук бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 5 кар чанасын йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Мондый рейдлар күзәтчелек органнары белән килештереп эшләү графигы нигезендә алга таба да оештырылачак.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International