Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 24 декабрендәге 01-05/193-пр номерлы боерыгы нигезендә Тукай муниципаль районында техник караулар башланды.
2021 елның 18 мартында «Гигант» ҖЧҖендә, Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Тикшерүдән соң техник карау узу турында таныклыклар һәм, ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау актлары бирелде.
М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.