Ел саен уздырыла торган техник карау уздыру графигы буенча, 2021 елның 17 мартында «СПК КОЛОС» предприятиесендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 33 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «СПК КОЛОС» хезметкерлере белен юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 31 таныклык бирелде һәм хокук бозуларны бетерү буенча 2 техник карау акты төзелде.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.