2021 елның 19 мартында Балтач районының «Алга» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник тикшерү һәм ел саен уздырыла торган техник карау һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны ышанычлы файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшмә узды. Чарага Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Р.М.Нуриев катнашында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының һәм оешмаларның баш инженерлары чакырылган иде. Киңәшмәдә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Техник карау уздыру барышында Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карау уздыргандагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җиһазлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Барлык инженерлар да техник карауда актив катнашты.
Техник карау уздыру нәтиҗәсендә күрсәтелгән техниканың техник торышы буенча берникадәр җитешсезлекләр ачыкланды һәм кисәтүләр белдерелде, аларның күпчелеге урында ук бетерелде. Гомумән алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгәнлеге һәм оештырганлыгы турында билгеләп үттеләр.
Гамәли өлеш тәмамланганнан соң, инженерлар техник карау буенча фикер алышты.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.